Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"Алтын каләм" тәҗрибәсе гомер буе кирәк булачак"

Апас районы Каратун авылыннан Камилә Вәлиева "Алтын кадәр" фестиваленә 4 нче тапкыр барган.

Мин “Алтын каләм”гә инде дүртенче мәртәбә киләм. Беренче ике елда телевидение юнәлешендә катнаштым. “Яшь кызыксынучан журналсит” номинациясендә җиңү яуладым, татарча иң яхшы телевидение алып баручысы булып танылдым. Өченче елда видеоблогер юнәлешендә катнаштым. Анда да бик ошады, беренче урынны алдым. Быел кабат яраткан телевидение юнәлешендә катнашам. Остазыбыз Роза апа Әдиятуллина безгә кызыклы белем бирә, аңа бик зур рәхмәт.

“Алтын каләм” минем өчен - ачык күңелле, үзләрен үстерергә теләгән кешеләр, үзенчәлекле мохит. Әнә шуңа бирегә кабат әйләнеп кайталар. Монда күп эшләргә кирәк. Йоклап ятып булмый. Журналистикадан кала, театр белән кызыксынам, чараларны алып барам, бәйгеләрдә катнашам, бию белән шөгыльләнәм. Биредә туплаган тәҗрибә үскәч тә кирәк булыр дип уйлыйм. Чөнки киләчәгемне журналистика белән бәйләргә телим.

Камилә Вәлиева, Апас, 15 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев