Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җәлилне искә алдык

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 118 еллыгына мәктәп, шәһәр күләмендә бик күп чаралар үтте.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 118 еллыгына мәктәп, шәһәр күләмендә бик күп чаралар үтте. Безнең укучылар да бу бәйрәм чараларында теләп катнаштылар. Сыйныф һәм мәктәп күләмендә КВН, шигырь кичәсе, «Син Җәлилне беләсеңме?» дип аталган әдәби кичәләр үтсә, шәһәр күләмендә укучы балалар арасында шагыйрьнең иҗатына багышланган рәсем һәм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булды.

Бу чарада безнең укучылар да шагыйрьнең шигырьләрен төрле телләрдә сөйләп, рәсемнәр ясап, призлы урыннар яуладылар: Зотова Анастасия — инглиз телендә сөйләп җиңүче, Әдгамова Мәликә – 2 нче урынга, Файзрахманова Әминә лауреат исеменә, Ермолаева Амира рус телендә сөйләп катнашучы дипломына, Гиниятуллина Әмина рус телендә башкарып призёр исеменә, Савина Алина рәсем ясап җиңүче исеменә, Сибгатуллина Эвилина шулай ук рәсем ясап призёр булды.

Шулай ук 4 нче В сыйныфы укучысы Файзрахманова Әминә Түбән Кама шәһәренең Муса Җәлил исемендәге татар гимназиясендә үткәрелгән «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дигән  Бөтенрәсәй Форумында «Шигырь - көрәш һәм батырлык шаһитләре» дигән сәнгатьле шигырь уку бәйгесендә 2 нче урынны яулады.

Укучыларыбызны, аларны әзерләгән укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Файзрахманова Самира, «Алабуга-Адымнар» күптелле мәктәбенең 8 нче Б сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев