Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җәлил бистәсендә “Әдәби туган як” республикакүләм әдәби укулары узды

Әдәби укуларда катнашып, лауреат исеменә лаек булган Шәйхетдинова Динә үзенең хис-кичерешләрен хатка язып җибәргән.

Рухи баеп кайттым

Күрше районыбыз Сарман җирлегеннән бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Сарман ягы – талантларга бай як. 28нче февраль көнне 2нче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә Сөббух Рәфыйковның тууына 110, Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган “Әдәби туган як”  республикакүләм әдәби укулар узды. 

 

Галимнәр,  язучылар, шагыйрьләр, музей хезмәткәрләре, күренекле шәхесләр катнашкан бу чарада булуым, аларның чыгышларын тыңлый алуым  миндә горурлык хисләре уятты.  Кичә бик матур, югары дәрәҗәдә үтте, истәлекле мизгелләр дә күп булды. 

Чыгышымның югары дәрәҗәдә бәяләнүе, конкурсның лауреаты булуга ирешүем бер шатландырса, юбиляр язучыларны күреп белгән, аларның тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнгән шәхесләр белән танышу тагын да тәэсирлерәк булды. Чарада без чыгышлар да ясадык, мастер-классларда да катнаштык, концерт та карадык, чыгышлар да тыңладык, күргәзмәләр карадык, Сөббух Рәфыйковның шәхси архивында булган материаллар белән таныштык. Аның үз кулы белән язган хатларын да тотып карадык, хәтта. 

Гөлшат апа Зәйнашева турындагы чыгышларны бигрәк тә игътибар белән  тыңладым, чөнки Гөлшат апа – минем яраткан шагыйрәм. Мин аның сүзләренә язылган җырларны бик теләп өйрәнәм һәм яратып башкарам.
Укытучым Миләүшә Фәгыйль кызы мине үзенең остазы, филология фәннәре докторы, академик Фәрит абый Хатыйпов, язучы Рухия апа Ахунҗанова белән дә таныштырды. Алар белән  истәлеккә фотога да төштек.    

Ахырдан конференция эшенә йомгак ясалды, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү өлеше дә истәлекләр белән уртаклашу, төркем җитәкчеләренең чыгышлары, музыкаль номерлары, фотога төшүләр белән үрелеп барды. Конференциядән  мин рухи баеп, онытылмаслык истәлекләр “төяп”, алга таба да мондый чараларда катнашу теләге белән  кайттым.

Шәйхетдинова Динә, Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев