Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әлифба – тормышта беренче баскычың

Актанышның 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1нче класс укучыларының иң яраткан китабы Әлифба белән саубуллашу бәйрәме узды.

Әлифба – баланың тәүге уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә, ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.

Бүген Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1нче класс укучыларының иң яраткан китабы Әлифба  белән саубуллашу бәйрәме узды. Әлифба –  белем юлының башы, якты йолдызы, тел ачкычы, беренче баскычы. Әлифба – укучыларны 39 хәреф белән таныштыручы. Балалар аны бик яхшы үзләштерде. Әлбәттә, хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма нәниләребез  тырышып белем алды, укырга, язарга, өйрәнде. Китап аларны дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтте.

Бәйрәмдә балалар үзләренең осталыкларын күрсәтте: сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Шулай ук балалар әти-әниләре белән берлектә “Безнең әлифба” проектын эшләделәр: алфавиттагы һәр хәрефкә башланган җөмләләр төзеделәр. Нәтиҗәдә, классның үз әлифбасы булдырылды. Әти-әниләр дә, үз чиратында, балаларга үзләренең  бүләкләрен тапшырдылар.  Сюрпризсыз да булмады. Әти-әниләр үзләре белән зур “куян”ны кунакка алып  килеп сөендерде. Балаларның бик тә күңелләре булды.

Укучылар белем серенә өйрәтүче укытучы апаларына һәм әти-әниләренә рәхмәтләрен белдердереп үз куллары белән ясаган открыткаларын тапшырдылар!

Кадерле балалар, Әлифбага алмашка Туган тел китабы килә. Ул сезгә күп матур әсәрләр аша Туган илебезне, туган телебезне кадерләргә, дуслыкны хөрмәтләргә, акыллы, әдәпле тәртипле булырга өйрәтер.

Беренче җиңүегез, Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән ихлас котлыйм! Сезгә белем үрләрен яулаганда, яңадан-яңа биеклекләрләр, күп уңышлар,  ихтыяр көче  телим!

Альбина Борханова, Актаныштагы икенче урта мәктәпнең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе, Эльмира Ваншина башлангыч класс укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев