Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Алдынгылар хәрәкәте» автобусы Арчаны сайлады!

Күптән түгел «Алдынгылар хәрәкәте» автобус белән Татарстан буенча сәяхәткә чыга дигән хәбәр ишетелгән иде.

Күптән түгел «Алдынгылар хәрәкәте» автобус белән Татарстан буенча сәяхәткә чыга дигән хәбәр ишетелгән иде. Ул «ВК», «Телеграм» ише популяр платформаларда киң таралды. Әлеге масштаблы проект кысаларында барлыкка килгән программа белән Арча шәһәренә дә килделәр.

Алтынчы сентябрь көнне "Адынгылар хәрәкәте«нең амбассадорлары белән күңелле очрашу узды. Чарага районыбызның 20 мәктәбеннән төрле класслардагы укучылар җыелды. Аларга район җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы да яңа уку елы башлануы белән котлап, уңышлар теләде, «Алдынгылар хәрәкәте» командасына рәхмәт сүзләре белдерде.

Масштаблы хәрәкәтне безнең районда Ильина Лия Юрьевна җитәкләп килә. Ул да үз чиратында, әлеге проект турында күбрәк укучы белергә тиеш икәнен ассызыклап, теләгән һәркемгә Арчада «Алдынгы» булу мөмкинлеге бар икәнен искәртеп узды. Экран аша укучыларны Яшьләр эше буенча министр, Ринат Наил улы Садыйков һәм Т. Р. ның «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов сәламләде.

Биредәге җыенда әле моңарчы күбебезгә бик үк таныш булмаган бу проект һәм аның иксез-чиксез мөмкинлекләре хакында сөйләделәр. Алдынгы булырга теләүче Татарстан укучылары хозурына 13 юнәлеш тәкъдим ителә. Алар исә үз эченә: фән һәм техноголияләр, мәдәният һәм иҗат, һөнәрчелек, волонтёрлык, патриотизм, спорт, медиа коммуникацияләр, экология һ.б. тармагын ала. 

Лекцияләр тыңлау белән генә чикләнмәдек без. Модераторлар оештырган кызыклы уеннарда катнаштык. Төрле группаларга бүленеп, үзебез күзаллаган персонаж булдырдык. Килешеп эшләү нәтиҗәсендә бүгенге заман герое бик үзенчәлекле килеп чыкты. 

«Алдынгылар хәрәкәте» кысаларында автобусның республика буенча сәяхәт итүен яхшы алым дип саныйм. Татарстан яшьләре уникаль мөмкинлекләр барлыгы турында күбрәк белсен иде!

Азалия Сабитова, Арча.

Фотолар https://vk.com/myperviearsk сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев