Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Алар безне саклый

Ватаныбызны саклаган һәм хәзер дә саклаучы солдатларыбызга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Бүгенге көндә күп кенә кешеләребез: әтиләребез, абыйларыбыз, туганнарыбыз хәрби операциядә катнаша. Безнең авылдан да сигез кешебез шунда. Аларга үзләренең туган төбәкләренә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.

Ватанны саклау — бик мөһим бурыч. Безнең абыйларыбыз, әтиләребез, бабайларыбыз элек-электән бу бурычны намус белән үтәгәннәр. Яраланганнар, һәлак булганнар, әмма бирелмәгәннәр. Алар без шундый матур тормышта яшәсен өчен, бар көчләрен куйганнар. Безнең Ватаныбызны саклаган һәм хәзер дә саклаучы солдатларыбызга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. 

Без, тылдагылар, солдатларыбызның хәлен җиңеләйтү өчен барын да эшләргә тырышабыз. Барлык мәктәп укытучылары, хезмәткәрләре токмачлар кистеләр. Без, укучылар, окоп шәмнәре ясадык. Ә авыл халкы маскировкалы челтәрләр үрделәр.

Авылга вакытлыча ялга кайткан солдатлар белән дә очрашулар үткәрәбез. Аларның гаиләләренә волонтерлык итәбез. Кыш көннәрендә карларын көрәсәк, яз, көз айларында йорт тирәләрен тәртипкә китерәбез.

Кәримуллин Әмир — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев