Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Алар безгә ышана

Безнең хәбәрчеләребезнең яраткан йорт хайваннары турында сөйләштек.

Нәркизә Мөхәмәтҗанова:
Минем өйдә этем бар, аның кушаматы Актүш. Эт баласын әти минем туган көнемә алып кайтты.
Адилә Харисова:
Минем көчегем — Маринет, песием — Пушок, бозавым — Маша, сыерым — Милка, һәм әле бик күп тавыкларыбыз да бар. Күңелле яшибез. 
Эвелина Галимова:
Минем дә бик яраткан этем бар. Аның исеме — Рекс. Бу исемне аңа бабам биргән. Чөнки моңа кадәр булган этебезнең дә исеме Рекс иде. 
Азалия Хәйбуллина:
Этем — Марта исемле. Аның белән бар да яхшы, соңгы арада тазарып, тагын да матурланып китте әле ул. 
Әмир Фәрхуллин:
Безнең мәчеләрнең исемнәре Шаян, Касырка, Флинч, Кэт, Мизери, Тигренок һәм Карак. Сыерларныкы — Йолдыз, Кашка, Бәләкәй, Чулпанчик. Болар инде йортныкылар түгел, чөнки сарайда торалар. Ләкин, кайвакытны Флинч керергә маташа һәм качып кына теләгенә ирешә. Без аларга ипи, сыер сөте, ботка, аш биргәлибез. Ләкин кайвакытны алар тавыкларга дигән пешкән бәрәңге боламыгын да ашыйлар.
Латифә Гайниева:
Минем Зейнеп дигән песием бар. Ул безгә дүрт песи баласы алып кайтты. Аларга да бик үзенчәлекле исемнәр уйлап таптык: Сейран, Соен, Шухуа һәм Афро.
Ислам Гиндуллин:
Безнең өйдә Барс исемле бәләкәй генә эт яши. Аңа ике ай гына әле. Ул, иртән урамга чыгып, үз «эшен» эшләп керә. Өйгә кергәч, әз генә йоклап ала. Кич белән, тамагын туйдыргач, ул йокларга ята, аннары иртән сәгать биштә уяна.
Илина Валеева:
Без дә йорт хайваннарын асрайбыз. Бездә 4 сыер бар. Ләйсән, Иркә, Каракүз, Персик исемле алар. Дүртесе дә көтүгә чыгалар, бик яхшы итеп сөт бирәләр. Тагын өч атыбыз бар әле: Полки, Фарген һәм Герда атлы.

Полки — ул әтинең тройка чабышына йөри торган аты, ә Фарген белән Герда болай җигеп йөри торган. Фарген колын гына әле. Кечкенә булуына карамастан, ул бик җитез. Киләчәктә ул безнең ат чабышларына йөри торган ат булачак. Тагын әле ун казыбыз һәм унбиш тавыгыбыз бар. Ике бозауны әйтмәгәнмен икән: Платон белән Миша. Алар бөтенесе дә бергәләшеп зур лапаста яшиләр. Һәм мин аларның барысын да яратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев