Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Алабугада «Мин булдыра алам» фестивале үтте

Һәр ел Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең беренче курс студентлары өчен «Мин булдыра алам» фестивале үткәрелә.

Һәр елның 25нче гыйнварында бөтен ил студентлар көнен билгеләп үтә. Беренче курс студентлары өчен бу бәйрәм үзенчәлекле, чөнки ул алар өчен беренче.

Беренче семестр дәвамында беренче курс студентлары чын студент булуның нәрсә икәнен аңладылар. Аларның башта оялчан һәм үз-үзләренә ышанмаучан булалар, аннары профессиональ эшчәнлеккә чумалар, бу аларны зур нәтиҗәләргә алып килә.

Һәр ел Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең беренче курс студентлары өчен "Мин булдыра алам" фестивале үткәрелә. Быел да беренче курс студентлары үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Беренче тапкыр безнең көллият сәхнәсендә чыгыш ясадылар. 

"Мин булдыра алам" фестивале күңел ачу чарасы гына түгел, беренче курс студентлары өчен үзләрен күрсәтү,  үзләрен зур студент гаиләсенең бер өлеше итеп хис итү мөмкинлеге. Без көллиятебезнең студентларына ышанабыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез.

Алия Вәлиева, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты.


“Адымнар-Алабуга”да ниләр бар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев