Алабугада Фазыл Шәех исемендәге III Республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үтте
Чарага Республикабызның төрле төбәкләреннән бик күп укучылар килгән иде.
17нче апрельдә Алабуга шәһәре 1нче гимназия — Милли белем бирү үзәгендә Фазыл Шәех исемендәге III Республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үтте. Чарага Республикабызның төрле төбәкләреннән бик күп укучылар килгән иде. Минем белән бергә «Дөнья — яшь шагыйрь күзләре аша» дип исемләнгән секциядә 14 укучы көч сынашты, ә барлыгы 4 секция эшләде. Барыбыз да зур әзерлек белән килгәнгә, уңышлы чыгыш ясадык. Лауреатлар, призерлар, җиңүчеләр – лаеклы бүләкләрен яуладылар. Мин - призер дипломына лаек булдым. Киләчәктә дә фәнни эш белән шөгыльләнүемне дәвам итәсем килә.
Сәлимова Фирүзә, «Адымнар- Алабуга» күптелле комплексының 4нче В сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев