Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Алабуга- Адымнар” мәктәбе күңелле яши

Мәктәбебездә күптән түгел йолалар бәйрәме узды. Без - 3,4,5 нче сыйныф укучылары бергә “Каз өмәсе” йоласын сәхнәләштердек.

Мин “Алабуга- Адымнар” күптелле комплексында белем алам. Безнең 
комплекста әледән әле кызыклы, мавыктыргыч чаралар еш булып тора. 
Күптән түгел йолалар бәйрәме узды. Без - 3,4,5 нче сыйныф укучылары бергә  
“Каз өмәсе” йоласын сәхнәләштердек. Хезмәт дәресендә Гөлназ апа белән каз 
түшкәләре тектек, ә рәсем укытучысы Ләйсинә апа безгә көянтәләр бизәргә 
булышты. Күмәкләшеп сәхнәне әбиләребездән калган борынгы чигүле 
ашъяулыклар, кулдан сугылган паласлар, җәймәләр белән бизәдек. Үзебез дә 
сандыкларда ядкарь булып сакланучы күлмәк- алъяпкычлар, түбәтәй, 
калфаклар кидек. Бәйрәм бик күңелле узды. Укытучыларыбыз белән 
берлектә әзерләнгән бу чара күңелләребездә озак сакланыр. Гореф- 
гадәтләрне, татар халкының йолалаарын барлап,  безгә-укучыларына 
өйрәтүче остазларыбызга  рәхмәт әйтеп  баш иябез.
“Алабуга- Адымнар” мәктәбе, 3 нче В сыйныфы укучысы Сәлимова Фирүзә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев