Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Актанышта «Китапстан» җәйге китап марафонын йомгаклау узды

21нче сентябрь көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Китапстан» җәйге уку марафонына йомгак ясадылар.

«Китапстан» китап марафоны 1нче июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә башланган иде. Ул ТР Мәдәният министрлыгы һәм Ак Барс Дом ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

«Китапстан» республикакүләм проекты – башлангыч һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен оештырылган җәйге китап марафоны. Марафонда катнашучыларның һәрберсе өстәл уенына охшаш юл күрсәтүче карта алды, аның буенча укучылар, яраткан китапны укып һәм уйнап, биремнәрне үтәп, алга бардылар.

Менә нәтиҗәләр ясауның күңелле мизгелләре килеп тә җитте! 21нче сентябрь көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Китапстан» җәйге уку марафонына йомгак ясадылар. Барлык эшләр дә кызыклы, эчтәлекле, матур рәсемле булып чыккан. Аларны бәяләгәндә укылган китапларның саны һәм күләме, көннәр саны, карта-юл күрсәткеченең оригинальлеге исәпкә алынды.

Марафонның район этабында җиңүчеләр:

Адилә Харисова — «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесының 6 «А» сыйныф укучысы,

Румия Сагидуллина — «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесының 7 «Г» сыйныф укучысы,

Нурия Султанова 3нче сыйныф укучысы булды.

Җиңүчеләргә дипломнар, актив катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Шушы көннәрдә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев