Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Актанышка сәяхәт

Менә ниһаятъ күптән зарыгып көткән көнебез килде. Без Актанышта экскурсиядә. Ни өчен зарыктыгыз дисезме?

Менә ниһаятъ күптән зарыгып көткән көнебез килде. Без Актанышта экскурсиядә. Ни өчен зарыктыгыз дисезме? Республикабызны биләп алган бураннар планнарыбызны бозгач, кәефебез бик төшкән иде шул. Ләкин без өметләребезне өзмәдек.

Беренче булып районыбызның архив бүлегенгә юл алдык. Ишек төбенә килеп җиткәч, бераз каушап тордык торуын. Тик архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Рәдис кызының көләч йөзен күргәч, эчебезгә җылы йөгерде. Биредә безнең әби-бабаларыбызның хуҗалыкта куйган хезмәтләрен яктырткан документлар, шулай ук җирлекләрдән килгән мәгълүматләр дә саклана икән.

Аеруча зур хезмәтләр күрсәткән затларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, архив бүлеге, җирлекнең үсеше өчен зур өлеш керткән шәхесләр турында да документлар кабул итә икән.

«Без замана белән атлыйбыз, һәрбер үзгәрешне үзебездә кертергә тырышабыз» - диде Айгөл апа.

Биредә үз гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган Дәлия апа Ханнанова бик күп фотолар, хатлар, абыйсының истәлекләрен китергән.

Бәхти абыйның дүрт почмагына чәчәкләр ясап, матур почерк белән сугыштан язган хатларын укып сокландык.

Район тарихына багышланган күп кенә китаплар бастырып чыгаруда да үз өлешен кертә икән архив бүлеге. Чәйләп алганнан соң, боз сараена юнәлдек. Рәхәтләнеп төрле фигуралар ясап бозда шуу, кечкенә чагында балалар бакчасында безне тәрбияләгән Рания апа белән очрашу күңелебездә матур тәэсирләр, онытылмаслык истәлекләр генә калдырды.

Азалия Аскарова, Актаныш районы Богады мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев