Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Актанышым - Ак илем...

Туган җирем буйлап... Кай якларда гына булмадым, Кай якларда гына йөрмәдем. Сагынып кайттым сине, авылым...

Әйе, кайларда гына булмасын кеше үзенең илен, туган нигезен, туган җирен сагына. Минем дә Актанышым күңелемә якын, үз. Аннан да матур, гүзәл җир юктыр төсле тоела миңа. Туган ягым елдан-ел матурлана, күркәмләнә бара.

Менә әле дә табигать кышкы йокысыннан уянып, җиһанга күз сирпегән мәлдә Актанышым - Ак илем яңа сулыш ала. Районымның тырыш халкы урамнарны, парк-скверларны тәртипкә китерә. Урамдагы агачлар матур итеп киселгән: миләш агачлары, зифа каеннар, төз нарат- чыршылар безне озата бара. Язгы чәчәкләр матур итеп кояшка елмая.

Бар җирдә чисталык күзгә ташлана. Үткән ялларда мин дә гаиләм белән язгы Актанышыбызга сәяхәт кылдык. Күңелдә әйтеп бетергесез куаныч, зур шатлык. Менә мин парк буйлап атлыйм. Янәшәмдә баручы бабам миңа Ленин бабай турында сөйли, аның һәйкәле янында туктап тирән уйга чума.

Юлыбыз бик матур итеп эшләнгән фонтан аша үтә. Хәзергә ул эшләми, ә җәй көне пар балдаклар рәвешендә эшләнгән әлеге фонтан бөтен паркка матурлык биреп тора.

Сүз уңаеннан,  “Актаныш басмасы” янында урнашкан төрле төсләр сирпеп утырган фонтан да күз явын алырлык. Юлыбызны дәвам итеп, районыбызның моң алиһәсе Әлфия апа Авзалова исеме бирелгән мәдәният йортына юл тотабыз. Туган ягымның күренекле кешеләре турында мәгълүмат тупланган урыннан тиз генә китеп булмый.

Районыбыз сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр биредә. Мин аларның исемнәрен укыйм һәм истә калдырырга тырышам. Әле бит минем кайткач иптәшләрем белән тәэсирләремне уртаклашасым бар.

Кечкенәдән гармун моңына гашыйк булгангамы, алга таба юлымда очраган районыбыз гармунчылары турында истәлекләрне зур дулкынлану белән кабул итәм. Бик ерактан моң чишмәсе агыла төсле, чөнки мин Әлфия апа Авзалова истәлегенә салынган һәйкәл янында басып торам. Никадәр моң, күркәм сыйфатлар иясе бит ул Әлфия апабыз. Ә каршыда аның исемен йөрткән мәдәният йорты. Ул бик матур, төзек бина. Минем биредә күп тапкырлар концерт- спектакльләр, мәдәни чаралар караганым булды.

Зур тарихны эченә алган Туган як музее да һәркемне киң колач белән каршы ала. Биредә туган ягыбыз тарихы , гореф-гадәтләре, табигате,тырыш халкы турында бик күп кызыклы, мавыктыргыч мәгълүмат аласың.

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан “Җиңү паркы”нда булу күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Тыныч тормыш өчен башларын салган  каһарманнарның ташка уеп язылган исемнәрен укыйм. Күпме ачы язмыш, тирән кайгы, яшәлмәгән гомер... Билгесез солдат һәйкәле янында туктап күңелемнән яу кырында ятып калган батырларыбыз белән сөйләшәм.

Бүгенге азат, тыныч тормыш, аяз күк йөзе, безнең бәхетле балачагыбыз өчен зур рәхмәт сезгә. Без сезнең батырлыгыгызны онытмабыз. Хәтер мәңгелек!


Аскарова Азалия Рушат кызы, Актаныш муниципаль районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев