Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Актаныш – талантлар иле” очрашуы күңелле үтте

Чаллының 37нче мәктәбендә Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина белән очрашу узды.

37 нче мәктәптә язучы белән очрашу кичәсе  “Актаныш – талантлар иле” дип аталган, шушы төбәктән чыккан күренекле язучылар: Гамил Афзал, Нур  Баян,  Әмирҗан Моталлапов, Ягъсуф Шафиков,  Мөхәммәт Мирза,  Вахит Имамов,  Ләбиб Лерон, Әлфия Ситдыйкова, Ленар Шәех, Айгөл Әхмәтгалиевага  багышланган презентация белән башланып китте. Бу юкка түгел, чөнки, кичәнең кунагы - Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина да шушы талантлар иленнән - Актаныш районы Әҗмәт авылыннан.  

Яшь буын шагыйрьләр, язучылар  арасында иң талантлылардан дип билгеләнгән,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,  Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты,   Халыкара рус-итальян  "Бэлла" премиясе иясе, 2021 елда Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән  ябык әдәби конкурста  4 номинациядә  җиңү  яулаган,   һәм  2021 нче  ел нәтиҗәләре  буенча   “Ел язучысы” исеменә лаек булган  Лилия  Фаис кызы Гыйбадуллина белән очрашу беркемне дә  битараф калдырмады, чөнки язучының иҗат җимешләре тормышны, кешеләрне аңларга, матурлыкны, хисләрне тоярга,  күрергә , сакларга  өйрәтә. 
Кичәдә катнашучылар Лилия  Фаис кызы Гыйбадуллинаның үзе турында сөйләгәнне зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар, күп төрле сораулар бирделәр. Мәктәбебезнең укучылары  һәм укытучылары язучының  матур шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Талантлы укытучыбыз – Рамил Мәҗитов башкаруындагы җыр һәм  мәктәпнең “Йолдызлы юл” ансамбле башкарган биюләр дә Лилия  Фаис кызы Гыйбадуллина хөрмәтенә булды. 
Мәктәбебезнең директоры Ләйсән Фәридовна Әхмәтҗәнова язучыны юбилее белән  котлап, 37 мәктәп коллективы исеменнән  иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы теләп чәчәк бәйләмнәре буләк итте.  Бу очрашуыбыз әле соңгысы булмас, киләчәктә дә Лилия Гыйбадуллина белән  кабат очрашулар булыр дип ышанычын белдерде. 

37 мәктәп китапханәчесе Әлфия Нурлыгаянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев