Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әкият дөньясына рәхим ит!

1а сыйныфына керү ишеген Ак аю саклый.

Тиздән, бик тиздән, барыбыз да көтеп алган Яңа ел бәйрәме җитә. Кыш бабай, Кар кызы белән рәхәтләнеп күңел ачу, аларның күчтәнәчләреннән авыз итү мизгелләрен түземсезлек белән көтәбез.

Кунаклар килүгә һәркем ныклап әзерләнә бит. Без дә тик утырмадык. Үзебезнең  “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә төрле чаралар уздырдык. “Тылсымлы ишекләр”, “Яңа ел йорты”, “Иң күркәм бизәлгән сыйныф” һәм башка бәйгеләр булды. Мәсәлән, 1а сыйныфының әкиятенә керү ишеген Ак аю сакласа, 2в сыйныфыныкында  күңелле Кар бабайлар төркеме каршы ала. 2а сыйныфы ишегендә шук һәм шаян Куян, Кар бабай һәм пингвиннар сакта тора. Ә 1б сыйныфына кунакка килүчеләрне Кар бабай каршы ала.

Мәктәп тәрәзәләре туйга әзерләнгән кәләш кебек бизәлгәннәр. Ап-ак кар бөртекләре, карга күмелеп әкрен генә меснәп йоклаучы йортлар, җитез аргамакларда безгә ашыгучы Кыш бабай, тагын әллә никадәр әкияти сурәтләр. 
Мин, әлбәттә, күп яза алам, ләкин мактану – егетләр эше түгел. 
2в сыйныфы укучысы Минигареев Булат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев