Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Ак каурый” әдәби түгәрәге – Чаллының Иҗат студиясендә булды

Чаллы шәһәре 41нче мәктәпбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Сафинның Иҗат студиясендә булды.

Без, Чаллы шәһәре 41нче мәктәпбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге, 13нче октябрьдә Татарстан Республикасы  Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Сафинның Иҗат студиясендә булдык. Студия һәр атнаның чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә әдәби иҗат белән кызыксынучы яшүсмерләрне, яшьләрне, урта һәм өлкән яшьтәге каләм әһелләрен кабул итә. Студия эшендә җитәкчебез Гөлия Наилевна Вагыйзова белән катнаштык. Очрашуда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе урынбасары, “Мәйдан” журналы шигърият  бүлеге мөдире Лилия Гыйбадуллина да бар иде. Без биредә шигырьләргә күзәтү-анализ ясадык. Факил Сафин белән Лилия Гыйбадуллина безгә шигырь төзелеше, рифма һәм ритм, аның төрләре турында белемнәребезне тирәнәйттеләр. Очрашу бик эчтәлекле һәм урынлы булды. Остазларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез. 


“Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы Зилә Гатиятуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев