Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ак әбием

Минем дәү әнием бар. Аның исеме - Рәдифә. Ул безгә догалар өйрәтә, тәртипле, тәрбияле булырга өнди.

Әбиле бала бик бәхетле. Алар ягымлы, һәрвакыт булышырга гына торалар. Минем дә дәү әнием бар. Аның исеме - Рәдифә. Аңа 74 яшь. Шундый яшьтә булса да, әкрен генә йорт эшләрен башкара. Ул безнең белән яши. Берәр ярамаган эш башкарсак, безнең өчен борчыла, шатлыгыбызга сөенә. Дәү әнием бик ягымлы һәм әйбәт. Дәү әниемнең чал чәчләре көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Дәү әнием ак яулыгын ябып, матур озын күлмәкләрен киеп, намаз укый. Ул безгә догалар өйрәтә, тәртипле, тәрбияле булырга өнди. Ак әбием озак яшәсен иде.

Сәит Иминов, 9нчы сыйныф, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев