Чаллыда «Китапханә ачык һавада» дигән җәйге уку залы эшли
Үзәк китапханә каршындагы җәйге уку залына килүчеләр мавыктыргыч уеннар уйнады.
Җәй дәвамында һәр чәршәмбе көн шәһәр Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта балалар өчен җәйге уку залы оештырыла.
Чираттагы уку залында шәһәрдәшләребез һәм кунаклар өчен төрле чаралар үткәрелде. Үзәк китапханәнең белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре чарага килүчеләргә мавыктыргыч уеннар өстәле тәкъдим итте.
Уенчылар интеллектуаль көрәшләрдә дәртләнеп, көч сынаштылар, агачтан ясалган башваткыч сыннарны бик мавыгып җыйдылар. Хәзерге көндә яшьләр өчен таныш булган «Дженга», «УНО», «Экивоки», «Дөнья могҗизалары» һәм башка уеннарда актив катнаштылар.
Иң күп игътибарны җәлеп иткән «Взрывные котята» («Ут песиләр»), «Голодные стаканчики» («Буш савытлар») һәм башка кызыклы уеннарда да катнашучылар үзләрен сынатмадылар. Балалар гаиләләре һәм дуслары белән шахмат, шашка, нард, лото, домино уеннарын кызыксынып уйнадылар.
Ачык һавада үткән уеннар дустанә мөнәсәбәттә узды, кунакларны берләштерде. Катнашучылар ике сәгать дәвамында кызыклы чарадан ләззәт алып, рәхәтләнеп ял иттеләр, яңа танышлар табып күңел ачтылар. Шәһәрдәшләребезне үзебезнең җәйге уку залында һәр чәршәмбе көтеп калабыз!
Гөлүсә Фәхруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев