Кояшлы, чәчәкле җәйне кем генә сагынмый икән.
Җәйге каникул. Җәй айлары, җәйге каникуллар....Безнең зарыгып көтеп ала торган ялыбыз. Яратабыз да соң каникулларны. Кояшлы, чәчәкле җәйне кем генә сагынмый икән.
Мин 6 нчы сыйныфны яхшы билгеләренә генә тәмамлап, 7 нче сыйныфка атладым. Җәйге каникулымны күңелле үткәрергә тырыштым. Уйнадым, көлдем,йөгердем, сикердем. Кунакта да булдым. Авылның саф һавасын суладым, җиләкләренең тәмен татыдым. Су коендым, дулкыннарны колачлап йөздем.
Әти-әнием белән Петербург каласына да сәяхәт кылдым. Анда хәрби-диңгез флотына багышланган тамаша карадык. Ул искиткеч мавыктыргыч булды. Яңа уку елына күп вакыт калмады. Нинди генә күңелле, рәхәт булмасын каникуллар да бетә. Яңа көчләр, яңа уй-теләкләр белән мәктәпне көтеп калам.
Әгъләмова Алсу, 54 гимназия, Чаллы шәһәре.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев