Җәйге каникулларның иң истә калган вакыйгасы
Күңелгә кереп калган истәлекле бер көн турында язмый булдыра алмыйм.
Минем җәйге каникулым бик күнелле үтте. Көтүгә чыктым, әти-әнигә булыштым, төрле шәһәрләргә бардым. Гаиләбез белән табигатькә чыгып, ял итеп, күңел ачып кайттык. Алексеевск районындагы Биләр шәһәренең Изгеләр чишмәсендә булу — иң истәлекле көнемдер, мөгаен.
Июнь ае. Иртәнге биш. Көтү... Ул шундый үзенә бер матур күренеш. Менә шул матурлыкка сокланып, әни белән сыерларны җыеп, болынга кудык. Тамаклары туеп, сыерлар ял итәргә яткач, без әти белән балык тотарга булдык. Бераздан кармагыма, бик зур булмаса да, учыма сыярлык балык эләкте. Шул балык өчен мин бик сөендем, чөнки ул беренче иде. Көтү, әлбәттә, бик арытса да, кызыклы һәм күңелле булды.
Күңелгә кереп калган истәлекле бер көн турында язмый булдыра алмыйм.
Июль ае. Зилә апамның «Сәләт» лагерына бара торган көне килеп җитте. «Сәләт» лагеры Биләр шәһәрендә урнашкан, анда Изге чишмәсе бар. Минем исә бу хакта ишеткәнем бар һәм анда бару хыялы да юк түгел иде. Зилә апамны озатырга мин дә бардым. Әти-әнием дә бу тарихи урыннарны күрергә каршы булмады.
Без Изгеләр чишмәсенә юл тоттык. Ул чишмәне шундый матур итеп төзегәннәр. Анда Хуҗалар тавы дигән җир дә бар. Ул тауны күрер өчен, башта бик озын һәм биек баскычлар буйлап тау башына менәргә кирәк. Без дә әнием белән шул Хуҗалар тавына мендек. Шундый матур җир. Без анда төрле язулар, ташларны карадык, халкыбызның тарихын барладык. Башкалар кебек мин дә теләк теләп, шул ташны өч тапкыр әйләнеп чыктым һәм агачка кулъяулык бәйләп куйдым.
Тәмле чишмә суын эчеп, күңелгә рәхәтлек алып, ял итеп кайттык. Истәлеккә диеп фотога төштек, төрле сувенирлар алдык. Изге чишмә күңелемдә истәлекле бер вакыйга булып калды.
Август ае. Үзенчә тагын истәлекле ай. Гаилә белән ял итәргә табигатькә чыктык. Шашлык, балык тоту, төрле уеннар, җырлар — үзе бер күңелле ял. Айның азаккы көннәре. Без шәһәргә киемнәр алырга киттек. Кечкенә сеңлем Мәликә беренче сыйныфка укырга керә бит. Мәктәпкә кирәк-яраклар алу, ул үзе бер кызыклы, рәхәт, матур күренеш.
Чыннан да җәй сизелмичә бик тиз үтеп китте. Миңа бик кыска тоелды. Тик барыбер яңа уку елы яңа белемнәр, дәрәҗәләр бирәчәк дип уйлыйм.Ә сезнең каникулыгыз ничек үтте, дусларым?
Нурмөхәммәтова Алия, Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев