Җәйгә хат
Әле яңа гына сине озатып, алтын көзгә кердем. Инде сине сагынырга да өлгердем, шуңа күрә сиңа хат язарга булдым.
Тугыз айдан килеп җитеп, үзеңнең якты кояшың, җылы көннәрең белән мине сөендерерсең дип өметләнәм. Минем күп кенә хыялларым, планнарым бар. Иң беренчедән, Сабантуй бәйрәмен көтәм. Андагы уеннарда катнашып, бүләкләр алырга әзерләнәм. Күп кенә дуслар белән уйнарга хыялланам, су коенырга, балык тотарга һәм тагын бик күп эшләр эшләргә җыенам. Сыйныфташларым белән табигатькә чыгып керербез. Күп кенә җирләргә ял итәргә барыр идем. Казан шәһәренә туганнарымның хәлләрен белергә, шәһәрнең матур җирләренә экскурсия ясарга уйлыйм. Укырмын, язармын, мәктәп турында да онытмамын. Гафу ит инде, җәй, миңа синең белән саубуллашырга туры килә. Сау бул, кадерле җәй!
Әмир Кәримуллин, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 6нчы сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев