Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әйдә барыйк кунакка...

Китапханә ишек төбендә үк сине робот Робин сәламли. Робин – нәни китап укучыларның иң яраткан дусты.

Сары яфраклары, ут кебек янып торган кызыл миләшләре, хуш исле алмалары белән туган ягыбызга сиздермичә генә алтын көз килде. Бакчаларда уңышлар җыелган, җәйге эшләр тәмамланган. Хәзер инде табигатьнең матурлыгына хозурланып, үзеңнен яраткан эшләрең белән шөгыльләнергә, күңелеңне рухи азык белән баетырга була, ә инде кайдадыр кунакка барсаң бигрәк тә күңелле булыр. Мәсәлән, могҗизалар тулы балалар китапханәсенә.

Китапханә ишеген ачып керү белән, син үзеңне әкият дөньясына килеп кергән кебек хис итәсең. Ишек төбендә үк сине робот Робин сәламли, сүз уңаеннан шуны әйтәм, ул нәни китап укучыларның иң яраткан дусты. Робин кирәк булса җырлый да, шигырь дә сөйли, кызыклы уеннар да тәкъдим итә, бик акыллы әңгәмәдәш тә әле ул. Уку заллары заманча, зәвык белән җиһазландырылган. 

Киштәләрдә китапларның ниндиләре генә юк! Шуңадыр инде, китапханәдә һәрвакыт кызлар һәм малайларның шатлыклы авазлары гел тынмый. Кайсысы таганда яки диванда утырып укый, кемдер өстәл артында дәрес әзерли, рәсемнәр ясый,теләгән бала мастер-класста катнаша. Чаралар залында гади стена тылсымлыга әйләнә дә, мултьфильм күрсәтә, рәхәтләнеп уеннар да уйнап була. Сер итеп кенә әйтәм, компьютерлар залы да бар. Бу залга керер өчен балалар төрле биремнәргә җавап бирәләр, китаплар, журналлар укыйлар, шуннан соң залга кереп уеннар уйнарга була.

Китап укучылар кызыклы очрашуларда, кичәләрдә һәм бәйрәмнәрдә бик теләп катнашалар, чараларны түземсезлек белән көтәләр. Син дә кил! Үз күзләрең белән шәһәребезнең заманча китапханәсен күреп, бигрәп шәп икән монда диячәксең. Дуслар, сезне Яңа шәһәрнең 17/15 йортында урнашкан Балалар үзәк китапханәсендә көтәбез!

Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәре Хакимуллина Лилия Мансуровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев