Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Аяз Фазлыев: «Кыш Бабайдан бернәрсә дә сорамадым»

Яңа ел сиздермичә килә дә җитә ул.

Яңа ел сиздермичә килә дә җитә ул. Быелгы елга нәтиҗә ясап, шуны әйтә алам — 2023 ел минем өчен уңышлы булды. Бию спорты буенча бик күп бәйгеләрдә җиңү яуладым, яраткан «Көмеш кыңгырау» газетасына бу хакта интервью да биреп өлгердем.

Ә инде Яңа елдан мин яңа казанышлар, яңа танышулар, тагын да күбрәк җиңүләр көтәм. Һәм киләчәктә бернинди куркыныч вакыйгалар да булмас дип ышанам.

Тагын әле Испаниядә яшәүче сеңелем белән очрашырбыз дип өметләнәм.

Ә бүләккә килгәндә, мин Кыш Бабайдан бернәрсә дә сорамадым, ул үзе теләгәнен бирер. 

Аяз Фазлыев, Казан шәһәре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев