Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җәй көне авылда ниләр эшләп була?

Туйганчы җиләк ашарга, көтү көтәргә, чүп утарга... Сезнең вариант нинди?

- Туйганчы җиләк аша. Бакчадагы виктория тәмле, сүз юк, ләкин син урманга, йә булмаса болынга юл тотып, җир җиләге җыеп кара әле. Аның сәяхәте генә дә ни тора бит!

- Елгага, күлгә, берәр сулыкка су коенырга бар. Үзең белән дусларыңны да ал, җәйге эссе көнең тагын да күңелләнеп китәр! Билгеле, саклык кагыйдәләрен онытырга түгел.

- Көтү көтү – әйтеп бетергесез рәхәт мизгел. Гомумән, ул – «кофе 3 в 1»: физкультура, кояшта кызыну һәм дә пикник. Кайбер яшьләр акчага чират көтүен көтеп үз бизнесларын да ачып җибәрә әле.

- Белмәсәң, бел: чүп утау да кызык булырга мөмкин. Күз алдыңа китер: син алабута белән бергә-бер көрәшәсең. Кем җиңәр?! Син бирешмә, соңгы көчеңә кадәр максатыңа ирешергә тырыш, яме!

- Медитация, йога, рәсем ясау өчен авыл – менә дигән урын. Авыл һавасын тирән итеп сулап, туган ягыңның матурлыгыннан илһамлан! Җир җимереп эшләрлек эшләргә көч-куәт ал!

Бу исемлекне әле биз озак дәвам итеп була, шуңа син «авылда күңелсез» дигән стереотипларны уеңнан алып ат! Барысы да синең үз кулыңда! Күңелле яллар сиңа!

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев