Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җәй. Июль.

Ни өчен июль аен аерып язып куйдым?

Җәй. Июль.
Ни өчен июль аен аерып язып куйдым? Чөнки 16 июль көнне миңа 14 яшь тулды. Туган көнемне һәрвакыттагыча Расим бабаем һәм туганнарым белән авылда — Пучыда Актаныш районында үткәрдек. Туган көнемә әнием бик тәмле торт пешерде.

Шулай итеп паспорт алыр вакыты җитте. Тиздән мин илебезнең тулы хокуклы гражданины булып, тантаналы рәвештә беренче паспортымны кабул итеп алачакмын.

14 яшь тулгач, Россия Федерациясе гражданы паспортын кулга алу һәр яшь кешегә зур җаваплылык өсти. Моннан ары мин мөстәкыйль карарлар кабул итә алам, тик кылган гамәлләр өчен дә үземә җавап бирергә туры киләчәк.

Тимур Вәҗетдинов, Минзәлә шәһәренең 1нче санлы урта мәктәп укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп!