Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Агыйдел» җыр һәм бию ансамбленең юбилей концертын карадык

Тамаша беренче минутлардан ук барыбызны да үзенә җәлеп итте.

22нче февраль көнен  классыбыз белән  көтеп алдык. Чөнки ул көнне без район мәдәнит йортына  Актаныштан килгән "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең юбилей концертын карарга бардык.

Тамаша беренче минутлардан ук  барыбызны да үзенә җәлеп итте. Моңлы тавышлы җырчылар, өздереп биючеләр сәхнәне ду китерделәр. Артистларның киемнәре үзенчәлекле, матур иде. Чәчләре чулпы, тәңкә белән бизәлгән. Аякларында чигүле читекләр иде. Биючеләр төрле халык биюләрен күрсәттеләр. Концерт барыбызга да ошады.

Хәйбуллина Зәлинә, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев