Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әгәр укытучы булмаса...

Укытучы булу – үзе бер бәхеттер.

Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Алар барысы да кирәкле һәм кеше тормыш-яшәешендә бик тә мөһим. Шундый һөнәрләрнең берсе – укытучы һөнәре.

Укытучы булу – үзе бер бәхеттер. Тирән мәгънәгә ия булган, һәркем тормышында алыштыргысыз, безнең өчен тир түгеп эшләп торган затлар алар укытучылар, остазлар. Алар сыйныф укучылары алдына басып, материал аңлатучы гына түгел, алар безгә киләчәгебездә үз юлыбызны табарга һәм теләк-максатлар, өмет-хыялларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итүчеләр дә. 

Укытучылар булмаса, нишләр идек икән без? Алар булмаса, бүгенге яшәеш тә, алдынгы карашлы халык та, алга киткән ил дә, бар нәрсәне җитештерүче оешма-предприятиеләр, куәтле завод-фабрикалар да булмас иде кебек. ...

Кулыбыздан җитәкләп тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә, дөньяны танып-белергә ярдәм итүчеләр дә укытучылар бит.

Нәрсәнең-нәрсә икәнен аңлатып, акны карадан аерырга өйрәтеп, шул мәктәптән мөстәкыйль тормышка озатучылар да мөгаллимнәребез. Нәкъ алар ярдәме белән халык, ил язмышы төзелә. Бар тормышын, көчен белем бирүгә багышлаган остазларыбыз кулында безнең киләчәгебез.

Мәктәбебездә үз һөнәрләренең остасы булган мөгаллимнәребез бик күп. Шулар арасыннан беренче укытучым һәм класс җитәкчем турында сүзем. Әлфирә Рифкат кызы нәни кулыбыздан җитәкләп, белем иленә алып керүче һәм башлангыч белемне биргән остазым.

Ә югары сыйныфларда укытучыбыз Гөлназ Кашаф кызы безне үз канаты астына алды. Үз эшенә, үз фәненә бар булганы белән бирелгән, үз хезмәтенә намус белән караучы зат ул. Шуңа күрә дә укытучыбызга хөрмәтебез зурдыр. Нәкъ Гөлназ апа укытучы буларак та, класс җитәкчебез буларак та безгә тормышта нәрсәнең-нәрсә икәнен аңлатты, акны карадан, яхшыны начардан аерырга өйрәтте.

Бик тиздән әлеге укытучым безне мөстәкыйль тормышка озатачак. Ә без киләчәктә аның киңәшләрен истә тотып, авырлыклар алдында югалып калмасбыз, һәрвакыт алга барырбыз дип уйлыйм. 

Укытучыларны икенче әти-әниләребез дигәнне без еш кына ишетәбез. Бу сүзләр белән дә килешми мөмкин түгел, алар да әти-әниләребез кебек үк, безнең тормыш-яшәешебездә мөһим роль уйныйлар, белем һәм тәрбия бирүдә зурдан-зур өлеш кертәләр һәм безнең язмышыбызда иң төп рольләрнең берсен башкаралар.

Аларсыз безнең тормышыбыз тулы куәтенә кайный, алга бара алмас иде дип уйлыйм.
Мин укытучыларыма мең рәхмәтле. Киләчәк тормышларында бары уңышлар гына телим. 

Латыпова Нәзлия, Пучы мәктәбе, 9нчы класс укучысы.

Җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев