Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Аделия – «Талантлар җире»ндә

Казанда 4нче тапкыр «Талантлар җире» («Земля талантов») дигән балалар һәм яшүсмерләр сәнгать конкурсы узды.

Пушкин исемендәге Мәдәният Үзәгенә илебезнең төрле шәһәрләреннән сәнгатьле сөйләү осталары, җырчылар һәм бию коллективлары җыелган иде. Бәйгедә 30 дан артык коллектив һәм башкаручылар катнашты. 

– Балалар һәркайсы осталык күрсәтте. Без – жюри, аларга сокланып, рухланып, югары бәя бирдек. Күңел сөенә: сәләтле балалар күп бездә! – диде композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин. 

Рәсемдә сез призерларның берсе — Чистайның 2нче гимназиясе укучысы Аделия Сөләйманованы күрәсез.

Ул «Яшь буын» вокал студиясендә шөгыльләнә (җитәкчесе Анфиса Елисеева). Аделия 5нче сыйныфны «5»леләргә генә тамамлаган. Музыка мәктәбендә дә тырышып укый. Ул саксофонда, фортепианода яратып уйный.

Абыйлары Эмиль, Марат сеңелләре белән горурланалар. Аделия – Мәскәүдә узган «Кызыл канәфер» җыр фестивалендә 1нче урын алган лауреат та әле. 

Язилә Нуруллина, Казан шәһәре, 183 гимназия укучысы.
Равилә Мөбарәкшина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев