«Әдәби Сабантуй» һаман истә
Әдәби Сабантуй Сабада оештырылды. Юл ерак булгач, гаиләбез белән таң атуга юлга кузгалдык. Матур табигатькә, киң басу-кырларга сокланып, Мамадыш, Кукмара районнарын уздык, аннары Байлар Сабасына борылдык... һәм иртәнге сигезгә килеп тә җиттек.
Быел җәйге каникул вакытында балалар өчен уздырыла торган «Әдәби марафон» проектында мин дә катнаштым. Укытучыларым Гүзәлия Габбасова һәм Әлфинур Даутова тәкъдиме белән, әлбәттә. 1нче июльдән башлап 21 көн дәвам итте ул. Мин һәр көнне үзем укыган татарча китаптан өзекне видеога төшереп аккаунтыма урнаштырып бардым. Шул рәвешле марафон азагына килеп җиттек һәм мин финалчылар исемлегенә эләктем. Финалчылар өчен Әдәби Сабантуй уздырылачагын белгәч, түземсезләнеп 26 нчы августны көтә башладым.
Әдәби Сабантуй Сабада оештырылды. Юл ерак булгач, гаиләбез белән таң атуга юлга кузгалдык. Матур табигатькә, киң басу-кырларга сокланып, Мамадыш, Кукмара районнарын уздык, аннары Байлар Сабасына борылдык... һәм иртәнге сигезгә килеп тә җиттек.
Тантана башланганчы, мәйдан тирәли урнаштырылган күргәзмәләр белән таныштык, китап-журналлар сатып алдык. Мәйдан янында гына мичтә Саба коймагы пешеп тора. Шуннан ерак түгел зур читлектәге тиеннәрне күзәттек.
Тантаналы өлештән соң Сабантуй уеннары башланып китте. Мин дә капчык киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда катнаштым, авыш баганага менеп, бүләкләр алдым.
«Әдәби Сабантуй» булгач, ничек иҗади бәйгедә катнашмый калыйм инде!? Сәхнәгә чыгып Шәүкәт Галиевның «Камырша» шигырен дә сөйләдем әле. Аннары Байлар Сабасы буйлап экскурсиягә киттек.
Әлеге көн күңелләрдә озак сакланыр! Киләсе елга да Әдәби марафонда катнашып, әдәби көрәштә дә көчемне сынап карарга уйлыйм.
Ислам Фәррахов, Әгерҗе районы, Девәтернә мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев