Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әдәби марафон яхшы якка үзгәртә

Менә, бер ел узу белән мин тагын әдәби марафонда катнашам.

Менә, бер ел узу белән мин тагын әдәби марафонда катнашам. "Тагын" дигән сүз катнашасы килмәүне аңлатмый, киресенчә, әдәби марафонда катнашуыма мин бик шат. 21 көн дәвамында китап укып, берәр өзеген кую бер дә авыр түгел бит!

Китап уку - ул тел байлыгын арттыру, дөньяга яңача, бүтән төрле карау. Китаплар бик күп төрле, шуның өчен үзегезгә кирәкле китапны табуы бик җиңел.
Мин бит әле 18нче декабрь көнне Казанга барып, диплом алып кайттым. Мамадыш районы 2нче урын алды. Ә җәй көнендә #әдәбисабантуй бик кызыклы үтте.
Әдәби марафонда катнашу авыр түгел, ә нәтиҗәдә сез яхшы якка үзгәрәсез. Барыгызның да әдәби марафонда катнашуыгызны көтеп калам!

Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев