Абыем армиягә китте
Сезнең яңалыклар

Абыем армиягә китте

Актаныш районы Пучы авылының асыл егете ул.

17нче октябрь көнне, акыллы, тәртипле, яраткан абыем армия сафларына хезмәт итәргә китте.

Ул – Актаныш районы Пучы авылының асыл егете. Армиягә яраклы егет үстерү әти-әни өчен чиксез горурлык ул. Ильназ абыема мин бары тик ак юллар, ә әти-әнисе Илһам абый белән Эльмира апага сабырлык телим.

Минем абыем Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, безнең тынычлыгыбызны саклап, туган авылына, әти-әнисе янына исән-имин әйләнеп кайтыр дип ышанам. 

Тимур Вәҗетдинов, Минзәлә шәһәре, 1нче мәктәп.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев