Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әбием-алтыным, якын дустым, сердәшчем минем!

«Әбиемне өлкәннәр көне белән котлыйм!» дип яза Таңсылу Ганиева

Әбием-алтыным, якын дустым, сердәшчем, киңәшчем ул минем. 6-7 дәрес укып өйгә кайтканда әби каршы алса, бар арганнар онтыла. Әбинең тәмле коймаклары белән чәйләр эчсәң, кәефләр күтәрелә. Миңа әби белән бик рәхәт. Ул ихлас, олы җанлы, ачык кеше. Намаз укый, догалар өйрәтә. Аның белән күңелле, юмор хисе  дә көчле аның.

Шул ук вакытта заманча әби дә әле ул. Шундый матур итеп җырлый.

Әби үстергән гөлләр – өйнең нуры. Яран гөлләре шау чәчәктә утыра аның ел әйләнәсенә.

Без әби белән кичләрен сөйләшергә яратабыз. Ул миңа еш кына үэенең бала вакытын, укыган елларындагы кызыклы вакыйгаларны сөйли. Әби минем бик күп әдәби китаплар укыган һәм хәзер дә укый. Бергә бик рәхәтләнеп башваткычлар  чишәбез, язучылар, артистлар турында сөйләшәбез. Минем әби белмәгән бер әйбер дә юк. Әбиемнең һәр сүзе, һәр эше, һәр киңәше миңа кадерле.

Миңа аның бер киңәше бик ошый. Яратып яшәргә куша ул миңа. Үзең яратсаң, сине дә яратырлар, ди. Тормышны, табигатьне, якыннарны, дусларны, олыларны, кечкенәләрне ярат.  Аннары, һәр эшне азагына кадәр җиткерергә куша. Мин аның киңәшләрен тотып яши алсам иде, дип телим.

Беренче октябрь өлкәннәр көнендә әбием-алтынымның туган көне дә әле. Аны чын күңелдән котлыйм һәм озын гомер, саулык, бәхет телим.

Таңсылу Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чынлап та бик матур әк әби.