Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әби-бабайлар мирасы

Апас районының Борнаш авылы музеенда уздырылган «Әйлән-бәйлән орчыгым» өмәсе өлкәннәр белән яшьләрне бер кичәгә җыйды.

2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятларны  һәм гореф-гадәтләрне саклау  елы дип игьлан ителде.

 

Белеп калсыннар дип бу мирасны,

Балаларга сөйлим аның серен.

Үткәннәрне әгәр онытмасак,

Чәчәк атып яшәр туган җирем!

Мәдәният ул күп кенә милли бәйрәмнәрне халыкка җиткерүче бер күпер булып тора. Мәдәни чаралар халыкка хатирәләр аша үз үткәненә игътибарлы булу, бүгенге тормышны матур мизгелләр белән истә калдыру, киләчәк буынга бай мирас калдыру мөмкинлеген бирә.

Милләтебезнең берсеннән-берсе матур, буыннан-буынга  күчеп килә торган милли йолалары бар. Вакытлар узу белән аларның кайберләре югалып, онытылып кала. Алар турында күп кенә китаплардан укып белсәк тә, кызганыч ки, үсеп килүче яшь буын әлеге йолаларны бөтенләй белми дә диярлек. Югыйсә, бу рухи байлыгыбыз бүгенге көндә дә тормышыбызның бизәге булып тора бит.

Татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен чагылдырган әдәби әсәрләр аша без дә милләтебезнең күңел җәүһәрләрен барлыйбыз. Үткәнне киләчәк буынга җиткерү максатында Апас районының Борнаш авылы музеенда уздырылган «Әйлән-бәйлән орчыгым» өмәсе өлкәннәр белән яшьләрне бер кичәгә җыйды.

Борынгыдан килгән йоланы яңадан яңартып җанландырып җибәрдек. Мәдәният учакларында күп кенә чаралар узып торса да, бу өмәне яшьләр бик кызыксынып күзәтте. Әлеге театраль чарада тирә-як авыллардан кул эшләренә оста булган кешеләрне искә алдык, музей җитәкчесе Мингазов Искәндәр абый исә алар турында тәфсилләп сөйләде.

Музейда сакланган йон эшкәртү җайланмаларын – кабаны, әбернәне, орчыкны үз куллары белән тотып карау бәхетенә иреште яшьләр. Озак еллар мөгалиммә булып эшләгән Сәрия апа Закирова йон эрләү, йон кату нечкәлекләренә, инәгә күз җыю, йон оек, башмак бәйләү алымнарын күрсәтте. Яшьләр аны бик кызыксынып күзәтте, яратып кабул итте. Гыйльметдинова Миләүшә, Гобәйдуллина Миләүшә апалар исә үзләренең кул эшләре белән таныштырдылар.

Өмәләрдә җыр-моң тынып тормаганлыгын исәпкә алып, борынгы бишек җырлары да яңгырады. Әлеге  йола турында халык авыз иҗатына кертелгән табышмаклар, мәкальләр белән күмәк уеннар уйналды. Сәлимуллина Гөлфинә, Амануллина Алинә һәм Зәринәләрнең  матур җырлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиевнең матур теләкләре, гармун моңына кушылып җырлавы өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайткандай  булды. Бик сирәк өйләрдә генә пешерелә торган, өмәләрдә авыз ителүче «Кесәл»дән авыз итү бәхетенә дә иреште яшьләр. Татар милли ризыкларыннан торган чәй табынында җылы аралашу мәңге истә калырлык булды.

Милли йолаларны киләчәк буыннарга җиткерү, халык уеннары аша туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, олыга һәм кечегә хөрмәт күрсәтергә өйрәтү – безнең бурыч. Әби-бабайлар мирасын онытмыйк!

 

Гөлүсә Гайфуллина, Апас районы Кече Болгаер авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев