Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

8нче март – иң күңелле бәйрәм

Актаныш районы, Теләкәй мәктәбендә “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” исемле чара узды.

Яз аеның иң беренче матур, җылы бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме. Ә гаиләдә  иң кирәкле кешеләр – әти белән әни. Шул максаттан, барлык әти-әниләрне бергә очраштырып, күңелле итеп ял итәр өчен мәктәбебездә “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” исемле чара уздырдык. Ярышта 4 гаилә катнашты. Ә калган әти-әниләр көч биреп утырдылар. Алар төрле конкурсларда көч сынаштылар. Хәрәкәтле уеннар, эстафеталар, интеллектуаль сорауларга җаваплар,  бер сүздән яңа сүзләр ясау, төрле көйләрне аера белү, хоккей, шар белән һәм башка бик күп уеннар. Мондый уеннар бер-береңә хөрмәт тәрбияли, дуслыкны арттыра, ышаныч тудыра, ярдәмчеллек һәм кызыксынучанлыкны үстерә. Бу бәйрәмдә җиңелүчеләр булмады. Дуслык җиңде!

Чара ахырында мәктәп директоры Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы килгән барлык әти-әниләрне котлады. Һәм конкурсларда катнашкан гаиләләргә татар халкының милли ризыгы – чәкчәк тапшырды.

“Сез дә шушы чәк-чәк кебек бердәм, ярдәмчел булыгыз,  аралашу өзелмәсен, соңгысы булмасын  иде”, -  дигән теләкләрен җиткерде. Ә соңыннан әниләр пешереп алып килгән тәмле әйберләр белән, барыбыз бергәләп ашханәдә чәй эчтек. Бәйрәм бик күңелле булды! Киләчәктә дә шундый күңелле чараларда гына очрашсак иде.

 

Актаныш районы, Теләкәй мәктәбе, Миргалимова Зәлия, 6нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев