Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

84нче лицейда «Мәктәп бизнес старты» проекты эшли башлады

Айгөл Гыйләҗева «Сәйлән белән чигү» проектын тәкъдим иткән төркем турында язган.

10-12нче октябрь көннәрендә Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда "Мәктәп бизнес-старты" проекты үзенең эшен башлап җибәрде. Дәресләр эшлекле уен формасында узды. Без 4 төркемгә бүленеп, эшмәкәрнең портретын төзедек, үз проектларыбызны тәкъдим итеп, бизнес-план төзергә өйрәндек. Налог, реклама, бизнес-план, инвестор терминнарын ишеткәнебез булса да, тирәнрәк мәгълүматны бу дәрес-уен барышында алдык, эшмәкәрлек нигезләре белән таныштык. 

Безнең төркем "Сәйлән белән чигү" проектын тәкъдим итте. 4 сәгать дәвамында барган эшкуарлык дәресендә реклама уйлау, бизнес-план төзү, сатып алучыга тәкъдим итү, табыш алу турында фикер алыштык. Алган мәгълүматлар, кызыксындыру чаралары күп укучыларны киләчәктә эшмәкәр һөнәрен сайларга этәрер дип уйлыйм.

 Гыйләҗева Айгөл, Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев