84нче лицей-интернетта «Хәл бу ки... Фатих Кәрим» спектаклен күрсәттеләр
Кичә безнең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта зур тамаша булды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар драма театры артистлары безгә "Хәл бу ки... Фатих Кәрим" спектаклен күрсәттеләр.
Монда күренекле татар шагыйре һәм язучысының, бер яктан, кызыклы һәм бәхетле, икенче яктан, авыр һәм аянычлы тормышы сурәтләнә.
Спектакльне укучыларыбыз бик ошаттылар, тәмамлангач та, артистларны бик озаклап алкышладылар.
Соңыннан без Фатих Кәримне уйнаучы артист - Марсель Мөсәвиров белән әңгәмә дә үткәреп алырга өлгердек. Ул театр сәнгатенең авырлыклары, чыгыш вакытында булган кызыклы хәлләр, төрле рольләрне ничек башкаруы, гомумән, театр тормышы турында сөйләде. Әле безгә матур сөйләм булдыру һәм текстларны җайлырак истә калдыру ысуллары белән дә бүлеште.
Айсылу Габдрахманова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Мөсәвиров!!!
0
0