Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

7нче балалар китапханәсендә «Әкият дудллары» дигән ял көне клубы ачылды

Ә сез дудлның нәрсә икәнең беләсезме?

Безнең шәһәр китапханәләрендә халык өчен һәрвакыт яңа һәм кызыклы чаралар уздырыла.
Менә безнең 7нче балалар китапханәсендә дә «Әкият дудллары» дип исемләнгән яңа ял көне клубы ачылды.

Кунакларны рәссам Клякса каршы алып, балалар белән бергәләп, кызыл тасманы истәлеккә кисеп алып керделәр. Бу тасманы клубның символы һәм талисманы итеп истәлеккә калдырдылар. Рәссам Клякса балаларга клубның максаты һәм монда нәрсә белән шөгыльләнәчәгебез турында сөйләп китте.

Ә сез дудлның нәрсә икәнең беләсезме? Бүген безгә, китапханәгә, килгән балалар аны белде, хәтта үз белемнәрен рәсемдә оста итеп кулландылар да. Алар заманча язучы Люба Ануфриеваның "Варежка с большущим ухом!" әкиятен тыңлап үттеләр, геройлары турында фикер алышып, үзләре дә рәссам ролен башкарып карарга уйладылар. Балалар үзләре материаллар сайлап, китапханәче белән бергә рәсем ясарга керештеләр. Һәрберсе сары төстәге гуашь белән кулларын майлап, кәгазь битенә бастырдылар, калган өлешләрен карандашлар һәм фломастерлар белән буядылар. Бу әкияттәге чаңгыда шуып йөрүче сары бияләй булып чыкты. Аннары бергәләп тылсымлы кубта кар бөртекләрен, кар көртләрен ясадылар. Чара ахырында китапханәче балаларга яңа "Әкият дудллары" клубына багышлап, үзе иҗат иткән шигырен тәкъдим итте. Мондый үзенчәлекле чара балаларга бик ошады. 
Ә без сезне, барыгызны да, үзебезнең китапханәдә көтеп калабыз!

Әхмәтҗанова Ләйсән Фәрит кызы, Түбән Каманың 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев