Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

54нче гимназиядә язучылар белән очраштык

11 нче ноябрь көнне 54 нче гимназиядә күренекле язучылар һәм шагыйрьләр Марсель Галиев, Зөләйха Минһаҗева, Айрат Суфиянов белән очрашу булды.

11 нче ноябрь көнне 54 нче гимназиядә күренекле язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашу кичәсе узды. Күренекле әдипләребез -   Марсель Галиев, Зөләйха Минһаҗева, Айрат Суфияновларның чыгышы һәммәбездә җылы тәэсирләр калдырды: алар безне шигърият дөньясына алып керделәр.
Гимназиябез укучылары  Марсель Галиев, Зөләйха Минһаҗева, Айрат Суфияновларның шигырьләрен укыдылар. Кичә җанлы әңгәмә белән үрелеп барды. Күренекле әдипләребез татар милләтенең талантлы шәхесләре турында да кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Язучыларны тыңлаганнан соң, чыннан да, татар халкы – бөек халык, бөтен дөньяга танылган шәхесләребез бик күп безнең дигән фикергә килдек. Без үзебезнең милләтебез белән горурланып яшәргә, милләтебез өчен хезмәт итәргә тиеш. 
Камилә Нургатина. 54нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев