Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

54 нче гимназиядә “Батырлык дәресе” үтте

“Батырлык дәресе” Украинада Махсус операция шартларында хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган 54 нче гимназиянең чыгарылыш укучысы Рәмис Загретдиновка багышланды.

Патриотизм, гражданлык бурычларын  үтәү кебек төшенчәләр белән танышу, үз халкыңның тарихына, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү балачактан ук башланырга тиеш. Шушы нисбәттән, 23 нче февраль көнне, 54 нче гимназиядә “Батырлык дәресе” үткәрелде. Әлеге чарада 5-7 нче сыйныф укучылары катнашты. “Батырлык дәресе” Украинада Махсус операция шартларында хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган 54 нче гимназиянең чыгарылыш укучысы  Рәмис Загретдиновка багышланды.  Гимназиябезнең мәктәп укучылары советы аның тормыш юлы белән таныштырды. Әлеге чарага хәрби операция вакытында һәлак булган майорның әнисе дә чакырылган иде. Дилә Василовна улы турындагы истәлекләр белән бүлеште. “Мәктәптә Рәмис үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте, спорт белән шөгыльләнде, ”Патриот” клубына йөрде, сугыш турындагы китаплар укырга ярата иде”, - дип сөйләде ул.

26 нчы октябрь көнне гимназиябездә Рәмис Загретдиновка мемориаль такта ачылды. Химия кабинетында “Герой партасы” тора. Болар барысы да батыр сугышчыга хөрмәт билгесе. Ватанны саклау- изге бурыч. Рәмис Фаис улы Ватанга хезмәт итү бурычын сайлап алды. Киләчәгебез якты булсын өчен, гомерен дә кызганмыйча, хәрби бурычын намус белән үтәде. Ул 2022 нче елның 10 нчы маенда һәлак була. Без гимназиябезнең чыгарылыш укучысы Рәмис Фаис улының батырлыгы белән чиксез горурланабыз. Аның турындагы истәлек безнең йөрәкләребездә мәңгегә калачак!

Камилә Нургатина, 54 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев