Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

39нчы мәктәп укучылары нәниләр өчен курчак театры оештырды

Чаллының 39нчы мәктәбе укучылары Рәмзия Вәлиеваның “Урман әкияте”н сәхнәләштереп, “Салават күпере “ балалар бакчасы балаларын  курчак театры карарга чакырганнар.

И туган тел, и матур тел! Ана телен бала кечкенәдән ишетеп үссә,аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, телебезгә мәхәббәт тә тәрбияли. 
Без, татар теле укытучылары, сөйләм телен үстеүнең төрле юлларын кулланабыз. Кечкенә сыйныф укучыларын курчак театры белән мавыктыру зур нәтиҗәләр бирә. Төрле конкурсларда катнашып, укучыларыбыз шәһәр, республика күләмендә үзләрен таныталар.

Башлангычлар – балалар бакчасы тәрбиясе җимешләре. Шуңа күрә, балалалар бакчасы  белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. 39нчы мәктәп укучылары белән Түбән Кама язучысы Рәмзия Вәлиеваның “Урман әкияте”нә сценарий язып, аны сәхнәләштердек. “Салават күпере “ балалар бакчасы балаларын  китапханәгә курчак театры карарга чакырдык.

Театр аша, 5-6 яшьлек балалар табигатькә сакчыл булырга, кош-кортларны рәнҗетмәскә, урманда үзеңне ничек тотарга дигән сорауларга җавап таптылар. Яшь тамашачылар игьтибар белән карадылар, безгә кушылып җырладылар, кул чаптылар. Үзләре дә курчакларны хәрәкәткә китереп, рольләргә  дә керделәр. Балаларга мондый очрашу бик ошады, киләчәктә дә  бу проектны дәвам итәргә уйлыйбыз.

Гөлия Лотфуллина, Чаллы, 39нчы мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X