2нче гимназиянең «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» командасы шәһәркүләм уенда катнашты
Илдарханов Әмирхан «Иң яхшы уенчы» исеменә лаек булды.
"Шаяннар һәм тапкырлар клубы" шәһәркүләм уен программасы нигезендә оештырыла торган чара, утыз ел бәйрәме уңаеннан, яңадан үз уенчыларын җыйды. Гимназиянең «Замба» һәм «Демокрит стелит» командалар татарча да, русча да бик матур итеп чыгыш ясадылар.
Команда составы яңарган, былтыргы уенчылар үзләренә алмаш тәрбияләү максатыннан, бөтен тырышлыкларын куйганнар. Гимназия командалары чыгышын тамашачылар үзгә бер ярату белән кабул иттеләр.
Жюри Илдарханов Әмирханны «Иң яхшы уенчы» итеп билгеләде. КВН командаларына алдагы чыгышларында уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев