Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

2нче гимназия укучысы Таңсылу хәрбиләргә шәм ясау өчен 760 консерв савыты тапшырган

Чаллы шәһәре 2нче гимназиясенең 8в классы укучысы – Таңсылу Ганиева «Минем шәмем җылысы» акциясенең беренче көненнән башлап иң актив катнашучысы.

Чаллы шәһәре 2нче гимназиясенең 8в классы укучысы – Таңсылу Ганиева «Минем шәмем җылысы» акциясенең беренче көненнән башлап иң актив катнашучысы.

Ил тынычлыгын саклаучы солдатларыбызга ярдәм йөзеннән, әлеге буш консерв савытына парафин агызып, шәмнәр ясала. Бүгенге көндә, ягьни ике ай эчендә, гимназия укучылары тырышлыгы белән 2953 буш консерв савыты, 20 кг парафин Комсомол районында урнашкан «Уңыш навигаторы» пунктына тапшырылды.

«Ил төкерсә, күл була», - дигәндәй, әлеге эштән читтә калмаска кирәк. Һәркем үз көченнөә килгән кадәр булышырга, үз ватанын саклаучыларга ярдәм итәргә тиеш. Әлеге акциянең иң актив катнашучысы – гимназиянең 8в сыйныфы укучысы Ганиева Таңсылу. Бүгенге көндә ул 760 буш консерв савыты тапшырды. Без мондый укучыларыбыз белән горурланабыз!

Махсус хәрби операция зонасында катнашучылар өчен Таңсылу 1000 калай банка тапшырырга тели. Шәмнәр ясап хәрбиләргә җибәрерләр, дип уйлый. Шәм ярдәмендә сугышчылар ашарга әзерләрләр, җылынырлар, землянка һәм окопларын яктырта алырлар, дип ышана. 

Нурисламова Энҗе Әзһәмовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев