Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

29нчы гимназиядә Камал театры артистлары булды

Чаллы мәктәпләрендә Г.Камал театры актерлары белән очрашулар бара. 29нчы гимназиядән хәбәрчеләребез репортажы.

14нче февраль көнне, 29нчы гимназиянең актлар залында, Галиаскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Ришат Әхмәдуллин hәм (29нчы гимназия укучысы, бүгенге көндә театр актрисасы) Ләйсән Гатауллина белән кызыклы очрашу үтте.
Очрашу балалар өчен кызыклы мастер-класс форматында узды. Ришат Әхмәдуллин сәхнә теле осталыгына өйрәтсә, Ләйсән Гатауллина актерлык осталыгы серләренә төшендерде.
Артистларны "Заман" видеостудиясенә чакырып, яшь журналистлар командасы интервью да алды. Кунаклар бөек татар драматургы Туфан Миңнуллин музеенда да булды. Музей фондын киңәйтү максатыннан, алда торган планнар белән бүлешеп, алга таба хезмәттәшлек җепләрен ныгыту турында килешенде. Кунаклар музейга театрдан истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Мондый иҗади очрашулар сәнгатькә тартылган сәләтле балалар өчен мөмкинлекләрен сынап карау, осталыкларын үстерү өчен бик кирәк. Алга таба да кызыклы очрашулар көтеп калабыз.

Эльвира Харисова.

Фото https://vk.com/id165670486?w=wall165670486_797

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев