Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

29нчы гимназиядә язучылар белән очрашу узды

Чаллының 29нчы гимназиясендә язучылар белән очрашу булды.

Бүген Чаллының 29нчы гимназиясендә язучы, шагыйрьләр белән бик җанлы һәм кызыклы очрашу узды. Очрашуда татар халкының асыл затлары Әлфия Ситдыйкова белән Әлфия Галимуллина булды.

 

Кичәдә беренче сүз кояшка үрелүче, аннан ут алып тирә-юньдәгеләрне җылытучы шәхескә бирелде:

Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты,Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының

 «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе иясе.

 

Ә инде сүзне дәвам итеп, сәхнәгә

Әлфия Фоат кызы Галимуллина - филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, әдәби бәйләнешләрне өйрәнүче күренекле методист галимә чыкты. Аның фәнни һәм методик характердагы 100дән артык хезмәте бар. Россиянең һәм Татарстанның төрле журналларында әдәби тәнкыйть басмалары белән танышырга була.

 

Бүгенге чара гимназия укучылары өчен бик файдалы иде. Без - әдәбиятне сөюче балалар, кунаклар алдында матур чыгыш ясадык. Милләтебезнең горурлыклары үзләренең сүзләре, каләмнәре, гыйлемнәре белән телебезне бөтен дөньяга таныткан зыялы шәхесләр. Бик зур рәхмәт аларга!

 

Әдилә Искәндәрова, Чаллы, 29нчы гимназия. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев