Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

29нчы гимназия белән горурланабыз

Чаллы каласының 29нчы гимназиясе үзенең 45 яшьлек юбилей тантанасын бәйрәм итте.

Чаллы каласының 29нчы гимназиясе үзенең 45 яшьлек юбилей тантанасын бәйрәм итте. Бәйрәмне караган кеше буларак үз фикеремне, бәйрәм котлауларын җиткерергә, җылы сүзләр әйтергә телим.
Бәйрәмнең оештыру дәрәҗәсе, артистларның чыгышлары, бүләкләү минутлары – барысы да искиткеч яхшы үтте.
Бу бәйрәмдә булуым белән чын күңелдән шатланып, чиксез горурлану хисләре белән янып утырдым.


Баланы укырга бирергә вакыт җиткәч, әти-әниләр алдына катлаулы бер сайлау килеп баса, ул да булса белем йортын сайлау. Без дә нәкь шул сайлау вакытын уздык, мин 29нчы гимназиягә эләгүбез өчен, әлбәттә, кызымның тәрбиячесе Гыйләҗева Зөлфия Җәүдәт кызына рәхмәтлемен. Ул безнең кызыбызның 29нчы гимназиядә укуын бик теләде (үзенең дә кызы һәм улы шул гимназиядә белем алалар) һәм без гимназиягә керергә әзерләнә башладык. Февраль аенда безнең гимназиягә рәхим итегез, дигән хат килде, чынан да бик шатлыклы вакыйга булды бу безнең өчен.


Шул көнән башлап, 29нчы гимназия кызымның яраткан белем йортына әврелде. Беренче хәрефләрен танырга өйрәткән, матур язу серләренә төшендергән укытучыбыз Мадиярова Олеся Азгамовнага олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Укытучыбыз һәр баланың сәләтен күреп, төрле яктан үсеш алымнарын дөрес куллана белә, һәрвакыт көләч йөзе, матур сөйләме, тәвәкеллеге белән аерылып тора. Нәкъ тә Олеся Азгамовна сыйныфында  – 2нче Б сыйныфында укучы кызыбыз өчен шатланабыз.


Менем 29нчы гимназиянең директоры Луиза Дамировнаны да билгеләп үтәсем килә. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр халык телендә. Луиза Дамировна үзенең коллективын, укучыларын, әти-әниләр белән эшләү алымнарын төгәл итеп башкара.

Бәйрәмдә үзенең коллективын мактау сүзләренә күмде, аларның һәрберсенә үзенчә олылап дәште һәм матур итеп мактау кәгазьләре өләштте.
Бәйрәмне искиткеч зәвыклы итеп, гимназияне тәмамлаган телгә оста искиткеч ягымлы алып баручылар ямьләде. Кунаклар арасында танылган җырчылар, фән һәм мәгариф өлкәсе вәкилләре һәм иң әһәмиятлесе, әлбәттә, данлыклы гимназиянең мөхтәрәм ветеран укытучылар бар иде.

Күп еллар дәвамында эшләп килгән "Гөлкәй" бию ансамбленың чыгышлары җанга искиткеч рәхәтлек өстәде, шулай да иң ошаганы бию түгәрәгенең җитәкчесе Рәсулә Назифовнаның сәхнәдә балкып торуы булды.

Кызыбызның 29нчы гимназиядә укуына чиксез шатланабыз һәм горурланабыз. Бәйрәмне карагач шундый фикер туды, гимназиябезне сайлап ялгышмаганбыз, диеп төгәллисем килә.
Бәйрәм уңаеннан гимназиянең барлык укытучыларын, укучыларын, әти-әниләрне гимназиянең 45 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Эшегездә уңышлар, тәүфыйклы балалар, белем ачкычлары, яңа үрләр теләп калабыз
Иң изге теләкләр белән 2нчы Б сыйныфы әти-әниләре исеменнән Лилия Мохтарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев