Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«2024 ел — Гаилә елы». Мин бит татар малае!

Мурат Әсадуллин «Мин бит татар малае» Бөтенрәсәй бәйгесендә лауреат булды.

Ил күләмендә билгеләп үтелүче Гаилә елы, илебез тарафыннан гаиләләргә булган ихтирамны, игътибарны тагын бер ассызыклап күрсәтеп килә. Оештырылып килүче бик күп төрле чаралар арасында, Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы Алабуга институты тарафыннан ел саен уздырылучы «Мин бит татар малае» дип аталган балалар иҗатының Бөтенрәсәй бәйгесе дә бар. 

«Һәр гаилә үзе бер серле сандык. Ул сандыкта гаиләнең иң кадерле, иң газиз ядкарләре саклана» — дип башлады сүзен безнең 58 нче «Тирәккәй» бакчасына йөрүче чын татар малае Әсадуллин Мурат.

Чыннан да, Муратның гаилә сандыгында аның гаиләсесенең дуслыгы-бөтенлеге, газиз әти-әниләренең, әби-бабайларының буыннан-буынга кучеп килә торган рухи байлыгы саклана икән. Әле иң олпат, иң олы байлык — үзенең туган теле — татар теле дә бик кадерләп анда сакланып, Муратка, аның ике кечкенә энесенә дә бик затлы мирас булып күчә икән. Менә шундый кыйммәтләр турында сөйләп, аларның тәненә дә, җанына да шифа бирүче чын мирас булуы белән горурланып, Муратыбыз, «Мин бит татар малае» Бөтенрәсәй бәйгесендә «Тамашасы мәхәббәтен яулаучы малай» исеме алып, лауреат булды. 

Чыннан да шулай бит, уйлап карасаң! Гаилә илнең дә, көннең дә, яшәешнең дә тоткасы бит ул.

Мирзаянова З.А., 58 нче «Тирәккәй» бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев