Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

14 февраль — Халыкара китап бүләк итү көне

Кадерле балалар! Без сезне дә шушы акциядә актив катнашырга чакырабыз.

Быел да Җир шарының кырыктан артык илендә шушы күркәм көнгә багышланган бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Аларның күбесе сабыйлар һәм яшүсмерләр өчен оештырылучы һәм төрле китапларны популярлаштыруга юнәлдерелгән фәнни-мәгърифәти акцияләр, аларны гадәттә китапханәләр, эре китап нәшриятлары уздыра.

Китап бүләк итү идеясы моннан 12 ел элек туды. Идея инглиз язучысы, өч бала анасы, АКШтагы балалар китабы сайтына нигез салучы Эмми Бродмур тарафыннан тәкъдим ителде. Аның улы беркөн әнисеннән: «Ни өчен дөньяда китап бүләк итү көне бәйрәм ителми?» — дип сорган булган икән...

Электрон җайланмалар белән тулы мохиттә яшәсәк тә, бик күпләр кәгазьгә басылган китапларны гына яратып укый. Сорашулар күрсәткәнчә, 44% җавап бирүчеләр үзләренә китап бүләк итүгә һәм үзләре дә китаплар бүләк итеп бирүгә шат. Чыннан да, китап — ул дәүләтнең гомуми мәдәни халәтен, үсешен чагылдыручы код, кешеләр арасындагы рухый бер күпер!

Менә Чаллы үзәк китапханәсендә дә китаплар бүләк итү атналыгы бара, шуңа күрә үзләренә бик үк кирәк булмаган яңа яки иске, әмма нык таушалмаган китапларны бүләк итеп алып килүчеләр шактый.

Кадерле балалар! Без сезне дә шушы акциядә актив катнашырга чакырабыз. Теләсәгез һәм, әлбәттә, инде укылган, артык китапларыгыз булса, әлеге китаплар белән башкаларны да таныштыру максатыннан аларны калабыз китапханәләренә бүләк итеп тапшыра аласыз!

Заһирә Нигъмәтуллина, Чаллы үзәк китапханә хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев