Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

11нче сыйныфта – директор урынбасары

«Казан шәһәренең «СОлНЦе» мәктәбенә күчү белән тормышым чыннан да кисәк үзгәрде» ди Рәйсә Абдуллина.

Үзгәреш җиле

Әйе, Казан шәһәренең «СОлНЦе» мәктәбенә күчү белән тормышым чыннан да кисәк үзгәрде. Әмма уңай якка! Мәктәпкә килеп кергәннән үк директор белән уртак тел таптык дисәм, күпертү булмас. Без татар теленең киләчәге хакында да сөйләштек, Павел Анатольевич Шмаков миңа балаларны укыту буенча киңәшләр дә бирде. Белмим, интуицияме-юкмы, әмма монда мин үземне төрле өлкәләрдә сынап карармын төсле тоелды.

Дөресен әйткәндә, көтелгәнгә караганда чынбарлык күпкә мавыктыргыч булып чыкты әле!

Укучы укытучы

Берничә көннән миңа үземне укытучы ролендә сынап карарга тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, татар теле буенча. Башлангыч сыйныфларда. Мин һәр мөмкинлеккә чиксез шат! Шуңа күрә, билегеле, ризалаштым. Балалар мине яраттылар, аларда туган телгә мәхәббәт уятуым белән чиксез горурланам.

Икенче сыйныфлардан алып алтыларга кадәр укытам. Һәрбер дәресне мин дә, укучыларым да чиксез көтеп алабыз — аларга яңа гыйлем, миңа тәҗрибә.

Карьера

11нче сыйныфны тәмамлагач, мине директор урынбасары итеп куйдылар. Ул болай булды: мин мәктәптә татар телендә матур чаралар оештыра башладым. Милли җырларга, биюләргә, гореф-гадәтләргә багышланган андый кичәләр күп узды.
Укучылар түземсезлек белән һәрбер бәйрәмне көтеп алалар һәм зур теләк белән катнашалар. Павел Анатольевич та тырышлыгымны хуплап торды. Нәтиҗәдә, үз урынбасары итеп билгеләде.

Мин аның ышанычын аклармын дигән теләктә калам. Мондый яңа мөмкинлекләр өчен «СОлнЦЕ» мәктәбенә чиксез рәхмәтлемен.

Рәйсә Абдуллина, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев