Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

1 тоннадан артык кәгазь җыеп тапшырдык!

Ә сез белә идегезме? Көнкүреш калдыкларының 40%ы кәгазь икән.

Ә сез белә идегезме? Көнкүреш калдыкларының 40%ы кәгазь икән. Бу бит искиткеч күп. Моңа без кулланган иске дәфтәрләр, китаплар, гәҗит-журналлар, картон тартмалар, салфеткалар, реклама кәгазьләре һәм башкалар керә. Чыгарып ташлаган кәгазьләрне башка калдыклар белән бергә чүплеккә илтәләр һәм алар анда, череп, әйләнә-тирәне пычратып яталар.

Безнең әби-бабайлар мәктәптә укыган совет чорында бик яхшы гадәт булган. Алар кулланылган кәгазьләрне аерып җыеп барганнар һәм махсус урынга тапшырганнар. Аннан инде кәгазьләрне, зур машиналарга төяп, икенчел чимал буларак эшкәртергә алып киткәннәр.

Ә күп күләмдә кәгазь тапшырган укучыларны линейкада бүләкләгәннәр. Хәзерге көндә мондый файдалы эш, кызганычка каршы, бик үк популяр түгел. Шуңа күрә без урамда йөргәндә еш кына ямьсез күренешләргә тап булабыз. Бигрәк тә кибет яннарында, тукталышларда чеклар, билетлар һәм башка төрле кәгазь калдыклары аунап ята. 
Кәгазьләрне җыеп, махсус урынга икенчел эшкәртү өчен тапшыру җирдәге чүп күләмен дә, урманнардагы агачларны кисүне дә киметә. Чөнки кәгазьне агачтан ясыйлар. 1 тонна кәгазь җитештерү өчен якынча 16-20 агач кирәк. Ә ул агачлар әле аңарчы, ким дигәндә, 10 ел үсәргә тиешләр. Агачларның безгә кислород бүлеп чыгарганын без барыбыз да беләбез. Димәк, агачларның гомерен саклап, без үзебезнең сәламәтлегезбезне дә кайгыртабыз. Шуңа күрә бу эшкә һәркем җаваплы карарга тиеш.

Безнең гимназиядә макулатура җыеп тапшыру инде гадәти хәлгә әйләнеп бара. Чөнки без, бер кәгазьне дә әрәм итмичә, махсус тартмаларга җыеп барабыз һәм елга ике тапкыр аны тапшырабыз. Яңа уку елында да сентябрь-октябрь айларында бездә макулатура җыю акциясе булды. Бу юлы без 1 тоннадан артык кәгазь тапшырдык. Акциядә барлык сыйныфлар да актив катнашты. Әти-әниләрнең дә ярдәме зур булды. Иң күп макулатура җыючылар 1 «З», 2 «Е», 2 «З», 3 «З», 4 «В», 6 «А», 6 «Е», 7 «Б», 7 «Е» сыйныфларындагы укучылар булып чыкты. Без табигатьне саклауга шундый зур өлеш кертүебез өчен бик шат. 

Мондый акцияләр безне көнкүреш калдыкларын аерып җыярга, табигатькә сакчыл карарга, чисталыкка-пөхтәлеккә өйрәтә. 

Чаллы шәһәренең 14 нче гимназиясендә «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәгенә йөрүче укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев