Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Шәхес тәрбияләүдә соңга калмыйк

Мине, һәрчак, булачак әни буларак, гаиләдә балаларны тәрбияләү мәсьәләсе борчый иде.

Балаларны акыллы, инсафлы, тәртипле, әти-әнисен хөрмәт итә торган шәхес итеп ничек тәрбияләргә? Алар өчен без – әти-әниләр ничек итеп үрнәк була алабыз? Карап торышка ансат кына тоелган эш тәҗрибә дә, сабырлык та, вакыт та таләп итә.

Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кыз буларак, минем тормышым балалар белән бәйле. Инде биш елдан артык “Йолдыз” балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Җиңел дә, күңелле дә, шул ук вакытта бик зур көч, җаваплылык сорый торган һөнәр ул. Балалар бакчасына йөрүче балалар төрле булган кебек, холык-фигыльләре дә төрлечә. Һәрберсенә яраклашырга, урысча әйткәндә, “подход” табарга туры килә.

Тәрбия гаиләдән килә, дигән сүзләрне сабый чактан еш ишетергә туры килә иде безгә. Ул чакларда әлеге сүзләрнең асылын аңлап та җиткермәгәнбез. Ә хәзер, ике бала әнисе һәм тәрбияче буларак, тәрбия гаиләдән килә дип ышанып әйтә алам. Ни дисәң дә, тәрбия дигән изге орлык бала күңеленә нәкъ тә менә гаиләдә – әти-әни тарафыннан салына.

Бер Ана Акыл иясе каршына барып: “Акыл иясе, әйтегез әле, мин баламны ничә яшьтән тәрбияли башларга тиеш?” – дип киңәш сораган. “Балагызга ничә яшь?» - дигән Акыл иясе. Ана: «Өч кенә шул әле”, - дип җаваплаган. Акыл иясе карап-карап торган да, “Сез нәкъ өч елга соңга калгансыз!” – дип җавап биргән.

Чыннан да, баланы карында чакта ук тәрбияли башларга кирәк, ди галимнәр. Ә аннан бала туа, үсә һәм әти-әнисенең гадәтләрен, үз-үзен тотышларын үзенчә, шулай тиеш дип кабул итә. Кайчагында барысы да киресенчә булырга мөмкин. Әйтик, әти-әни тәмәке тарта яисә исерткеч эчемлекләр белән мавыккан очракта, бераз үсә төшкәч, бала хәлне анализлый, ә аннары әти-әнисенә охшаргамы – юкмы дигән карар кабул итә.

Әби-бабайлар, апа-абыйлар да гаиләдә бала тәрбияләүгә зур йогынты ясаучылар. Бала белән күңелле әкиятләр уку, кызыклы әңгәмәләр алып бару баланын эчке дөньясына уңай йогынты ясый, аңа әйләнә-тирәне кабул итәргә булыша, фантазияне үстерә. Моннан тыш, бергәләп рәсем ясарга, китаплар укырга, әкиятләр дә иҗат итәргә була. Бу гаиләне берләштерергә ярдәм итәчәк, бала үзен кирәкле шәхес итеп тоячак.

Гаиләдә бала тәрбияләү бик зур хезмәт, ә чит балага тәрбия бирү тагын да катлаулырак. Монда инде нәкъ сугыштагы кебек, барысына әзер булырга кирәк. Чөнки бала, кечкенә булса да, үз кимчелекләре булган, еш кына комплекслары һәм начар кәеф белән яшәүче шәхес. Бу факторларны исәпкә алып эш итү әти-әниләргә дә, тәрбиячеләргә дә бик мөһим. Төп корал булып мәхәббәт һәм ярату тора. Балага үз назыңны, яратуыңны һәрчак белгертергә һәм бирергә тырышырга кирәк, бары тик шул вакытта гына үзеңә җавап итеп күбрәкне алачаксыз.

Чөнки балалар үзләренә булган мөнәсәбәтне бик тиз тоемлый. Шактый еллар балалар белән эшләү нәтиҗәсендә һич курыкмый шуны әйтә алам: баланы тәрбияләү берничә пункттан тора.

Беренчесе - балага шәхес итеп карап, аның теләкләренә, хыял-омтылышларына колак салу. Баланы беркайчан да теләмәгән эшен эшләргә мәҗбүр итәргә ярамый. Әгәр дә бу эш сезгә бик мөһим һәм сез әлеге эшнең нәкъ тә менә балагыз тарафыннан башкарылуын телисез икән, җайлап, матур итеп кенә баланы ризалаштырырга кирәк. Җайлап кына әйткәндә, бала ризалык бирми калмас.

Икенчедән, баланы хезмәт аша тәрбияләү. Гасырлар буе сыналган алым. Ни дә булса эшләгәндә балада кызыксыну арта, әти-әнисенә ярдәм итә алуыннан, үзен кирәкле итеп тоюдан күңелендә канәгатьлек хисләре барлыкка килергә мөмкин. Бер генә мисал: бала, үз уенчыкларын үзе җыеп куйса, ул аларны икенче тапкыр бүлмәгә таратмаячак. Шулай итеп аның үз гамәлләре өчен җаваплылык та үсә.

Өченчедән, мактау. Баланы, урынын белеп, җае чыккан саен мактап, үсендереп тору мөһим. Мактауны кулланып, әти-әни балада иҗатка карата мәхәббәт уята, хезмәт сөючәнлек, ышаныч түстерә. Шулай ук балага игътибар бирергә дә киңәш итәр идем. Әмма да ләкин, ул бик күп булырга тиеш түгел, чөнки ул баланың мөстәкыйль булып үсүенә комачаулый. Ә инде игътибарның әти-әни тарафыннан җитеп бетмәве балада ялгызлык хисе тудырырга мөмкин.

Бүгенге компьютерлар, планшетлар, кәрәзле телефоннар заманында балаларны тәрбияләү кыенрак бирелә кебек. Әти-әниләрнең эшләрен дә тавык чүпләп бетерә торган түгел. Бу очракта бала игътибар үзәгеннән читтә кала кебек. Тик, ни генә булмасын, баланы җәмгыятькә файдалы, тәртипле, акыллы шәхес итеп тәрбияләү без – әти-әниләрнең төп бурычы. Миңа калса, алда санап үтелгән алымнарны гамәлдә кулланып карау уңай нәтиҗәләр бирми калмас. Иң мөһиме – соңга калмыйк.

Гүзәлия Мөхәммәтҗанова, Балык Бистәсе районы “Йолдызкай” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X